Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы әти-әниләр белегез,“Явигре”, “Хочуигру”, “Морекитов”, “Бегииумри” уеннары баланы дөньядан китәргә чакыра

Педагоглар, психологлар чаң суга - социаль челтәрләрдә яшүсмерләрне үз-үзенә кул салуга китерүче уеннар барлыкка килгән. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәре колледжы студентының әнисе дуслары улын әлеге уеннарны уйнарга мәҗбүр итүе хакында хәбәр иткән. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразде-лениесеннән алынган мәгълүматларга караганда, баланы гомере белән хушлашырга мәҗбүр...

Педагоглар, психологлар чаң суга - социаль челтәрләрдә яшүсмерләрне үз-үзенә кул салуга китерүче уеннар барлыкка килгән. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәре колледжы студентының әнисе дуслары улын әлеге уеннарны уйнарга мәҗбүр итүе хакында хәбәр иткән.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразде-лениесеннән алынган мәгълүматларга караганда, баланы гомере белән хушлашырга мәҗбүр итүче уеннарның исемнәре билгеле - "Явигре", "Хочуигру", "Морекитов", "Бегииумри". "ВКонтакте" социаль челтәрендә яшүсмерләрне билгеле бер төркемнәргә керергә чакыралар. Аларның "подписчигы" булган балага төркем администраторлары бу дөньяның кырыс, кешеләрнең бәхетсез булуы һәм бу дөньядан китү ул проблеманы чишү юлы булганлыгы хакында "постлар" урнаштыралар. Бала бу йогынтыга бирелә башлагач, алда әйтелгән уеннар тәкъдим ителә башлый.

Район мәгариф идарәсе каршындагы психологик хезмәтчелекнең педагог-психологы Марина Лошманова сүзләренә караганда, мәсәлән, "Морекитов" уены гадәти рәсем ясаудан башлана. Барысы 50 адымнан торган биремнәр катлаулана бара, уен уртасында бала әлеге рәсемне үз тәненә тырнап ясарга тиеш була. Ә соңгы 50нче адым ул - фаҗига. Тагын берсе - "Бегииумри" уены буенча юл куркынычсызлыгы хезмәткәрләре нык борчуда. Бу уенда бала юлдан баручы автомобиль алдына чыга. Яшүсмер юлның икенче ягына чыгып өлгерсә, исән кала, соңласа, икеләтә фаҗига. Беренчедән, бала һәлак булырга яки инвалид булып калырга, икенчедән, бернинди гаебе булмаган йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Гыймалетдинов ата-аналарга балаларына карата контрольне югалтмаска, хәрәкәт полосасында уйнатмаска, җәяүле юлны аркылы чыгу урыннарында гына чыгарга яраганлыгын кисәтә.

Моннан тыш, психологлар киңәшенә дә колак салырга кирәк. Бала компьютер алдына утыргач, аның нәрсә белән шөгыльләнүен кат-кат тикшерү сорала. Аның бу уеннарны качып уйнавы да мөмкин. Әгәр дә бала һәрвакыт йоклыйсы килүе турында зарланса, аның таң белән торып уйнавы да ихтимал. Шуңа да аның социаль челтәрдәге битен карагыз, андагы төркемнәрне тикшереп торыгыз.

Марина Лошманова әйтүенчә, балага әти-әнисеннән, якыннарыннан игътибар җитеп бетмәсә, ул күңелендәге "бушлыкны" уеннар уйнап "тутыра", аларда ул үзен лидер итеп сизә. Мондый хәл "авыр" гаиләләрдә генә була дигән сүз түгел, яхшы тәэмин ителгәннәренә дә бу бәхетсезлек килергә мөмкин.

Шуңа күрә, әти-әниләр, балаларыгыз белән күбрәк булырга тырышыгыз, уеннарында катнашыгыз, бергәләп табигатькә чыгыгыз, спорт бәйгеләре оештырыгыз. Балагыз шикле һәм куркыныч уеннар герое булырга теләмәсен өчен аны сезнең тормышта роле зур булуга ышандырыгыз.

фото yeslagu.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев