Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы әти-әниләр колагына: балаларның суда бәлагә таруына юл куймагыз!

    Татарстанның төрле районнарындагы сулыкларда шушы көннәрдә генә 7 бала суга батып үлде. Ел башыннан барлыгы 40 кеше шул рәвешле якты дөнья белән хушлашкан. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз: 1. Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч! 2. Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз! 3. Пычрак...

    Татарстанның төрле районнарындагы сулыкларда шушы көннәрдә генә 7 бала суга батып үлде. Ел башыннан барлыгы 40 кеше шул рәвешле якты дөнья белән хушлашкан. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз:

    1. Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч!

    2. Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз!

    3. Пычрак сулыкларда коенмагыз!

    4. Базлар булган һәм чишмә типкән сулыкларда коенмагыз!

    5. Суда шау-шулы уеннар оештырмагыз һәм балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч!

    6. Суда батучыны яисә ярдәм кирәк кешене күргәндә, аңа коткару түгәрәге кулланып ярдәм итегез!

    7. Иң әйбәте иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы юк.

    8. Кояшта булганда артык кызынудан һәм эссе сугудан саклану чаралары күрегез!

    Балаларның суда куркынычсызлык чаралары:

    - бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга;

    - коену урыны чикләре билгесенән чыкмаска;

    - суда куркынычсызлык чараларын бозуга юл куймаска;

    - һава белән тутырылган матрацларда һәм камераларда йөзмәскә;

    • температурасы плюс 18 градустан түбән булган суда коенмаска

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: