Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы укучылар сугыш турында сөйли (+ фото)

М. Вахитов исемендәге гимназиянең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылары Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Аларның исеме мәңгелек" темасына акция үткәрделәр. Алар башлангыч сыйныфлар укучыларына районнан Бөек Ватан сугышында ун меңнән артык кеше катнашуы, шуларның 3 меңнән күбрәге генә исән кайтуы турында сөйләделәр, Советлар Союзы Геройлары П. Шафранов, М. Гарнизов, А....

М. Вахитов исемендәге гимназиянең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылары Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Аларның исеме мәңгелек" темасына акция үткәрделәр. Алар башлангыч сыйныфлар укучыларына районнан Бөек Ватан сугышында ун меңнән артык кеше катнашуы, шуларның 3 меңнән күбрәге генә исән кайтуы турында сөйләделәр, Советлар Союзы Геройлары П. Шафранов, М. Гарнизов, А. Самочкин батырлыклары белән таныштырдылар. Марсель Исхаков бабасының фронттан язган соңгы хатын һәм рәсемен алып килгән иде, Динә Җәләлова дәү әнисе Һава Шакирҗан кызының тылдагы авыр хезмәтне еш искә төшерүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев