Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы укытучылар Актанышта – кышкы спартакиадада

Ул иртәгә старт алачак. Буа данын 24 мөгаллимнән торган команда яклаячак. Аерым спорт төрләреннән район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, 5 номерлы гимназия укытучысы Татьяна Иванова, Адав-Толымбайдан Эльвира Гәрәева, 1 номерлы мәктәптән Марат Мөхәммәтҗанов, Югары Лашчыдан Сергей Смирнов - чаңгыда, Протопоповодвн Татьяна Орлова һәм Боерганнан Наил Хәкимов - өстәл теннисында,...

Ул иртәгә старт алачак. Буа данын 24 мөгаллимнән торган команда яклаячак. Аерым спорт төрләреннән район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, 5 номерлы гимназия укытучысы Татьяна Иванова, Адав-Толымбайдан Эльвира Гәрәева, 1 номерлы мәктәптән Марат Мөхәммәтҗанов, Югары Лашчыдан Сергей Смирнов - чаңгыда, Протопоповодвн Татьяна Орлова һәм Боерганнан Наил Хәкимов - өстәл теннисында, Ырыңгыдан Алина Измайлова һәм Түбән Наратбаштан Рафаэль Хәйретдинов - шорт-тректа, Зур Фролово директоры Ленар Садыйков һәм Иске Суыксу укытучысы Фиалка Шиһапова - көч күнегүләрендә, Иске Суыксу мәктәбе директоры Илдус Әхмәтшин һәм укытучылар Илдус Хөсәенов, Резеда Шәрәфетдинова, Түбән Наратбаш мәктәбе директоры Раиф Гарипов, Адав-Толымбайдан укытучы Резидә Бәдретдинова аркан тартуда көч сынаячаклар. Ә волейболны бәйге шартлары буенча директорлар гына уйный. Алар - зона бәйгесендә җиңеп, финалга чыккан Күшкедән Евгений Бондарев, Адав-Толымбайдан Фирдүс Җаббаров, Яңа Чәчкаптан Рөстәм Бикмуллин, Ырыңгыдан Дмитрий Терентьев, 2 номерлы лицейдан Ранис Әхмәтов, 5 номерлы гимназиядән Рамил Фәхретдинов, Янтуганнан Рәфис Арифуллин, Кырык Садактан Наил Шиһабетдинов. Җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев