Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы яшь программалаучыларның иң осталары кемнәр? (+ фото)

Моны күптән түгел шул исемдәге район конкурсында ачыкладылар. Районның 12 мәктәбеннән 31 укучы 21 доклад белән катнашкан бәйге төрле номинацияләр буенча узды. "Программа продуктлары" номинациясендә лицей-интернатның 8 сыйныф укучылары Влада Белова һәм Гөлназ Измайлова, "Web-сайтлар, web-проектлар (уку йортының, тематик, белем бирү)" дигәнендә 5 номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Владимир Журавлев,...

Моны күптән түгел шул исемдәге район конкурсында ачыкладылар. Районның 12 мәктәбеннән 31 укучы 21 доклад белән катнашкан бәйге төрле номинацияләр буенча узды. "Программа продуктлары" номинациясендә лицей-интернатның 8 сыйныф укучылары Влада Белова һәм Гөлназ Измайлова, "Web-сайтлар, web-проектлар (уку йортының, тематик, белем бирү)" дигәнендә 5 номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Владимир Журавлев, "Робот техникасы" номинациясендә 2 номерлы лицейда 8 сыйныфта белем алучы Ильмир Йосыпов, Энҗе Хәйбуллова, "Компьютер дизайны"нда Бик-Үти мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данил Хәйруллин", "Мобиль һәм SaaS кушымталар" номинациясендә 2 номерлы лицейның 10 сыйныф укучысы Лилия Фәткуллина җиңү яуладылар. Икенче-өченче урыннарны алучылар арасында шулай ук 2 номерлы лицей, 5 номерлы мәктәп укучылары күп, Алших, Ырыңгы,1 номерлы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге, Яңа Чәчкап, Яңа Тинчәле, Кыят мәктәпләре укучылары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев