Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы яшь техниклар Россиядә беренче унлыкта

Мондый уңышка мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Роман Соловьев җитәкчелегендәге "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче 5 номерлы мәктәп укучылары иреште. Аларның Мәскәүгә "Робофест-2016" VIII Бөтенроссия фестиваленә барачакларын хәбәр иткән идек инде. 9 "А" сыйныф укучылары Нияз Маннаповтан һәм Илназ Әхмәдуллиннан, 5 "Б" сыйныфтан Радик Бихуҗиннан, Владимир Журавлевтан һәм Булат Низамовтан торган "West" командасы...

Мондый уңышка мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Роман Соловьев җитәкчелегендәге "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче 5 номерлы мәктәп укучылары иреште. Аларның Мәскәүгә "Робофест-2016" VIII Бөтенроссия фестиваленә барачакларын хәбәр иткән идек инде. 9 "А" сыйныф укучылары Нияз Маннаповтан һәм Илназ Әхмәдуллиннан, 5 "Б" сыйныфтан Радик Бихуҗиннан, Владимир Журавлевтан һәм Булат Низамовтан торган "West" командасы "ИкаР - Россиянең инженер кадрлары" бәгесендә җиденче, "Hello, Robot! Траектория - Квест" ярышында сигезенче урын алды. Фестивальдә 1 меңнән күбрәк команда һәм 3 мең робот техникасын сөюче катнашкан. Татарстанны исә Казаннан һәм Яр Чаллыдан тагын ике команда тәкъдим иткән. Буалы яшь техникларны тәбриклибез, киләчәктә тагын да зур җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мондый уңышка мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Роман