Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы яшүсмерләр поезд “койрыгына” эләгеп барырга теләгәннәр

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы линия идарәсенә Буа станциясендә яшүсмерләрнең "Екатеринбург-Кисловодск" пассажир поездының соңгы вагонына эләгеп барырга омтылыш ясаулары турында хәбәр килеп ирешә. Вагоннарның берсендәге озата баручы поезд кузгалып китәр алдыннан перронда яшүсмерләр чабышып йөргәне, арада берсенең соңгы вагонга "ябышырга" маташканын күрә һәм болай эшләргә ярамаганын кисәтә. Яшүсмерләрнең мондый "батырлыклары"...

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы линия идарәсенә Буа станциясендә яшүсмерләрнең "Екатеринбург-Кисловодск" пассажир поездының соңгы вагонына эләгеп барырга омтылыш ясаулары турында хәбәр килеп ирешә. Вагоннарның берсендәге озата баручы поезд кузгалып китәр алдыннан перронда яшүсмерләр чабышып йөргәне, арада берсенең соңгы вагонга "ябышырга" маташканын күрә һәм болай эшләргә ярамаганын кисәтә.

    Яшүсмерләрнең мондый "батырлыклары" аркасында тимер юлда имгәнүләре, һәлак булулары әледән-әле очрап тора.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы линия идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы Фәния Фәсхетдинова белдерүенчә, Дәүләт Думасына тимер юлда "батырлык кылучы" яшүсмерләргә штрафны 100 сумнан 5 мең сумга кадәр күтәрү турында закон проекты кертергә җыеналар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: