Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы юнармиячеләр – республика слетында +фото)

Казанда, "Патриот" үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесы базасында узган икенче республика слетында Буадан Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Илназ Хөсәенов, Илдан Әюпов, Илсур Алиуллов, Адилә Сабитова, Раниза Усманова, отряд җитәкчесе Сергей Сысоев, хәрәкәт кураторы Алсу Мәҗитова һәм район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары...

Казанда, "Патриот" үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесы базасында узган икенче республика слетында Буадан Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Илназ Хөсәенов, Илдан Әюпов, Илсур Алиуллов, Адилә Сабитова, Раниза Усманова, отряд җитәкчесе Сергей Сысоев, хәрәкәт кураторы Алсу Мәҗитова һәм район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская катнаштылар. Слетта катнашучы юнармиячеләргә "Исән калу мәктәбе" программасы буенча мастер-класслар күрсәтелде, "Безгә хәтер һәм дан васыять ителгән" тематикасы буенча интеллектуаль блиц-марафон үткәрелде. Училище территориясендә Ватанның яшь сакчылары инфраструктура, хәрби техника һәм корал, ату кораллары күргәзмәсе белән таныштылар, хәрби дан музеенда булдылар, хәрби көчләр сафларындагы көнкүреш һәм шартлар турында белделәр, төрле чыгышлар карадылар. Слет "Россиягә дан!" дигән тантаналы концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев