Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар аэробикада республика чемпионнары (фоторепортаж)

Казанда "Олимп" спорт комплексында узган спорт аэробикасы буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә "Батыр" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мәдинә Яворская шәкертләре чын мәгънәсендә класс күрсәттеләр. 9-11 яшьлекләр арасында "Соло" номинациясендә Тимур Гусев (1 номерлы мәктәп), "Аралаштырылган парлар" номинациясендә Тимур Гусев һәм Светлана Захарова (лицей-интернат) беренче урында; 12-14 яшьлекләр арасында Алексей Белозеров (1...

Казанда "Олимп" спорт комплексында узган спорт аэробикасы буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә "Батыр" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мәдинә Яворская шәкертләре чын мәгънәсендә класс күрсәттеләр.

9-11 яшьлекләр арасында "Соло" номинациясендә Тимур Гусев (1 номерлы мәктәп), "Аралаштырылган парлар" номинациясендә Тимур Гусев һәм Светлана Захарова (лицей-интернат) беренче урында; 12-14 яшьлекләр арасында Алексей Белозеров (1 номерлы мәктәптән) 4 номинациядә катнашты. Ул "Соло"да беренче, "Аралаштырылган парлар"да - икенче, "Трио"да - икенче, "Гимнастик платформа"да беренче урын алды. Яшүсмер 2 спорт разряды нормасын үтәде.

15-17 яшьлекләрдән Аделя Низамова (2 номерлы лицей) 1 спорт разряды нормативын үтәде. Шул ук уку йортыннан Рәйхан Җамалетдинова "Гимнастик платформа" номинациясендә ТР командасы составында җиңү яулады.

18 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә Сергей Шәйхетдинов (Тәтеш дәүләт гражданнар саклау колледжы студенты) "Соло" номинациясендә беренче урын алды һәм спорт мастерлыгына кандидат разрядын раслады.

Барлык призерлар һәм тренер Мәдинә Яворская ТР Спорт һәм туризм министрлыгы Дипломнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр..

24-28 мартта буалы спортчылар ТР җыелма командасы составында Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнаштылар. Ул Уфада үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев