Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар беләме? Тупыл мамыгы ул...

    Быел тупыл мамыгын мул койды. Ул аллергиядән интегүчеләрдә бер хафа тудырса, икенче яктан, тиз кабынып китүчән. Бала-чаганың да тупыл мамыгына ут төртеп уйнау очраклары турында күп сөйләнелә. Шуңа күрә дә иң хәерлесе аны җыеп алу. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм һәм профилактик эш районара бүлеге гражданнарның, оешма-предприятиеләрнең...

    Быел тупыл мамыгын мул койды. Ул аллергиядән интегүчеләрдә бер хафа тудырса, икенче яктан, тиз кабынып китүчән.

    Бала-чаганың да тупыл мамыгына ут төртеп уйнау очраклары турында күп сөйләнелә. Шуңа күрә дә иң хәерлесе аны җыеп алу. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм һәм профилактик эш районара бүлеге гражданнарның, оешма-предприятиеләрнең территориядә тупыл мамыгын күпләп койган урыннарга су сибеп, аны җыеп алырга чакыра. Әти-әниләр дә балаларына тупыл мамыгы яндыру уен эш түгеллеген, фаҗигагә китерүен иренмичә аңлатсыннар иде.

    Күрәләтә янгын чыгуга "булышу" өчен администартив җәза да карлаган. Гражданнарга 4 мең сумнан алып, юридик затларга 400 мең сумга кадәр. Ә түбәсез калу яисә утта имгәнү штраф түләүдән дә куркыныч.

    фото: Anireal.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: