Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Бердәм диктант язды (+фото)

Алдан хәбәр иткәнебезчә, татар теленнән белемне тикшерү буенча әлеге акцияне Казан дәүләт медицина университеты оештырды. Диктант язу мәйданчыклары республиканың барлык медицина уку йортларында, шул исәптән Буа медучилищесында да эшләде. Акция аларның барысында да бер үк вакытта - көндезге сәгать 2дә старт алды. Диктант өчен анылган татар язучсы Габрахман Әпсәләмовның "Ак...

Алдан хәбәр иткәнебезчә, татар теленнән белемне тикшерү буенча әлеге акцияне Казан дәүләт медицина университеты оештырды. Диктант язу мәйданчыклары республиканың барлык медицина уку йортларында, шул исәптән Буа медучилищесында да эшләде. Акция аларның барысында да бер үк вакытта - көндезге сәгать 2дә старт алды. Диктант өчен анылган татар язучсы Габрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек бирелде. Буалылардан белемнәрен 28 булачак медицина хезмәткәре тикшерде. Акцияне үткәрү буенча координатор, училище укытучысы Гөлсинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, һәр эш аның тарафыннан да тикшереләчәк, сканер аша университетка да җибәреләчәк. Барлык нәтиҗәләр 28 апрельдән соң билгеле булачак. Хатасыз язучыларга "Отличник дипломы" тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев