Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар бәхәсләшә: юл буйларына чүп-чар ташлаучы автомобильчеләрне штрафка тартыргамы-юкмы?

"Справедливая Россия" партиясеннән депутат Андрей Туманов Дәүләт Думасы каравына автомобиль йөртүчеләргә транспорт тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге, чүп ташлаган өчен штраф түләттерү турындагы яңа закон проектын тәкъдим итә. Әлеге документ кабул ителсә, законны бозучылар беренче тапкыр 5 мең сум, кабатланса, 10 мең сум штраф түләргә яки 20дән 40 сәгатькә кадәр төзәтү эшләренә...


"Справедливая Россия" партиясеннән депутат Андрей Туманов Дәүләт Думасы каравына автомобиль йөртүчеләргә транспорт тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге, чүп ташлаган өчен штраф түләттерү турындагы яңа закон проектын тәкъдим итә. Әлеге документ кабул ителсә, законны бозучылар беренче тапкыр 5 мең сум, кабатланса, 10 мең сум штраф түләргә яки 20дән 40 сәгатькә кадәр төзәтү эшләренә мәҗбүр ителергә тиеш була. Депутат белдерүенчә, Россиянең кайбер регионнарында автомобиль тәрәзәсеннән чүп ташлаган өчен административ җаваплылык каралган. Мәсәлән, Красноярск краенда моның өчен штраф 2 мең сум, Приморье краенда 3 мең сум, Владимир өлкәсендә 2,5 мең сум тәшкил итә. Бу яңалыкка буалы газета укучыларыбыз ничек карый?
Наил Гайнуллин, юл-патруль хезмәтчелеге инспекторы:
-Юлларда постта торганда күз алдыбызда пыяла шешәләр ташлап китәләр. Кисәтергә дә өлгермичә калабыз. Ул ватылып башка автомобильләрнең көпчәкләрен ярырга мөмкин бит. Пластик шешәләр, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ыргыталар. Мин бу күренешкә каршы, нинди җәза кертәчәкләре турында әйтә алмыйм, анысын депутатлар хәл итә. Ләкин бу башбаштаклыкны тыярга кирәк.
Ирина Никитина, Шәмәк авыл җирлеге башлыгы:
-Чисталык кирәк нәрсә инде ул. Ләкин миңа барыбер. "Өстәгеләр" хәл итсә, без шуңа ризалашабыз.
Салих Гафуров, «Буа МППЖКХсы» (инженерлык челтәрләре) җәмгыятенең баш инженеры:
-Безнең эшчеләр юллар кырыеннан ничә тонна чүп-чар җыя икән?! Бигрәк тә кыш көне күп ташлыйлар. Кар күмәр әле, дип уйлыйлардыр. Язын өем-өем чүпләрне күреп, ис китә, көзгә кадәр чистартабыз, каян килгән соң бу чүплек дип аптырыйбыз. Кайчакта чүпне чыгаручы транспорт өстәмә берничә рейс ясый. Депутат дөрес тәкъдим итә, законын да тизрәк кабул итсеннәр иде. Бераз чиста шәһәрдә яшәр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Справедливая Россия” партиясеннән депутат Андрей Туманов Дәүләт Думасы каравына автомобиль йөртүчел...