Буалылар, булачак яшь эшмәкәрләргә сезнең ярдәм кирәк
Төгәлрәге, ярдәмне Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты инициативасы белән үткәрелүче "Эшмәкәрлек фабрикасы" дәүләт проектында катнашучы студентлар Илья, Зилия, Данис, Айгөл һәм аларның остазлары сорыйлар. Акча белән дә, эш белән дә түгел, ә макулатура белән. Аны иртәгә көндезге сәгать 4кә чаклы "Ризалит" агентлыгына китерергә кирәк. Булачак эшмәкәрләр фабриканың беренче...
Төгәлрәге, ярдәмне Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты инициативасы белән үткәрелүче "Эшмәкәрлек фабрикасы" дәүләт проектында катнашучы студентлар Илья, Зилия, Данис, Айгөл һәм аларның остазлары сорыйлар. Акча белән дә, эш белән дә түгел, ә макулатура белән. Аны иртәгә көндезге сәгать 4кә чаклы "Ризалит" агентлыгына китерергә кирәк. Булачак эшмәкәрләр фабриканың беренче этабы заданиесе - макулатураны тапшырып җыйган акчаны "Урамда фитнес" оештыруга тотачаклар. Әйдәгез, аларга фабрика этапларын уңышлы үтеп, өч айда эшмәкәр булып җитешергә булышыйк. Илтергә мөмкинлеге булмаучылар 89033075774 (Илья), 89172828706 (Гөлнара) телефон номерлары буенча шалтыратыгыз, "фабрикантлар" үзләре килеп алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев