Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар өчен дуңгыз гриппы нәрсәсе белән куркыныч?

Узган атна башында Татарстанда дуңгыз гриппы белән чирләүнең өч очрагы теркәлде. Быелгы грипп шул дәрәҗә-дә куркынычмы, аңа каршы торырга әзерлек нинди? Әлеге сорауларны район үзәк дәваханәсе эпидемиологы Резеда ҖӘЛӘЛОВАга бирдек. - Резеда Вадимовна, әй-дәгез, сүзне асылыннан башлыйк, дуңгыз гриппы вакциналашучыларда гадәти ОРЗ кебек кенә үтә, диләр. Районда күпме кеше гриппка...

Узган атна башында Татарстанда дуңгыз гриппы белән чирләүнең өч очрагы теркәлде. Быелгы грипп шул дәрәҗә-дә куркынычмы, аңа каршы торырга әзерлек нинди? Әлеге сорауларны район үзәк дәваханәсе эпидемиологы Резеда ҖӘЛӘЛОВАга бирдек.
- Резеда Вадимовна, әй-дәгез, сүзне асылыннан башлыйк, дуңгыз гриппы вакциналашучыларда гадәти ОРЗ кебек кенә үтә, диләр. Районда күпме кеше гриппка каршы прививка ясатты?
-Барлык яшәүчеләрнең нибары 27 проценты. Шул исәптән балаларның 25 проценты вакциналаштырылган. Бу күрсәткеч бик аз. Авыру эпидемия төсе алмасын өчен халыкның кимендә яртысы вируска каршы прививкаланган булырга тиеш. Әле ярый куркыныч төркемгә керүчеләр колачланды. Ишетеп торабыз, А(H1N1)09 вирусы белән бәйле грипп хәтәр. 2009 елда барлыкка кил-гән мутант вирусның район территориясендә теркәлгәне юк әлегә. ОРВИ йоктырып мөрәҗәгать итүчеләр, республика бе-лән чагыштырганда, күп түгел. Ел башыннан 31 кешегә шундый диагноз куелган.
-Грипп турында соңгы хәбәрләрдән соң курка калган кешеләр хәзер вакцина ясатып булмыймы икән дип кызыксыналар. Соң түгелме?
- Вакцина организмга авыру таралуга кадәр кимен-дә бер ай кала кертелергә тиеш. Организм бу вакытта авыруга каршы тән-чекләр эшләп өлгертә. Ел саен көз айларында прививкалау кампаниясе башлану турында участок табиблары халыкка хәбәр итәләр. Аерым бер категориядә исәпләнмәүчеләр түләүсез вакцина кадатырга уйласа, бу хакта үз участок табибына алдан хәбәр итәргә тиеш.
- Дуңгыз гриппы вирусы гадәтидән нинди билгеләре белән аерыла?
- Нигездә аерылмый. Ул кешедән-кешегә һава-сулыш юллары белән йога. Симптомнары да бертөрле: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, хәл бетә, баш, буыннар авырта, коры ютәл башлана. Дуңгыз гриппы булганда хәл бик тиз катлаулана. Икенче көндә үк ул үпкә ялкынсынуына китерә ала. Авыру башлангач кичекмәстән дәваханәгә килергә яисә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән дәвалану куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев