Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, Гашыйклар көнендә сөйгәнегез белән романтик кичке ашка бару бәхете кайсыгызга елмаер?

14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан район газетасы редакциясе, аның сайты һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе яшь һәм олы яшьтәге гашыйклар арасында конкурс игълан итүен хәбәр иткән идек. Иң күп "лайк" җыючы парга 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка баруга чакыру бирелә. Икенче урындагы парга җырчы һәм композитор Тәслимә...

14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан район газетасы редакциясе, аның сайты һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе яшь һәм олы яшьтәге гашыйклар арасында конкурс игълан итүен хәбәр иткән идек. Иң күп "лайк" җыючы парга 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка баруга чакыру бирелә. Икенче урындагы парга җырчы һәм композитор Тәслимә Низаминың 20 февральдә Буада булачак концертына билетлар тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез, "Гашыйкларның көтелмәгән урыннарда фотосы" дип исемләнгән әлеге бәйгедә 18 яше тулган егет-кызлар да, ир белән хатын да, өлкән яшьтәгеләр дә катнаша алалар. Алар бүгеннән алып 10 февральгә кадәр (10 февральне дә кертеп) вакыт арасында иң кызык урыннарда парлап төшкән фоторәсемнәрен bayrakbua@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә тиешләр. Үзегезнең исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны күрсәтергә һәм мәхәббәтегез тарихы турында кыскача гына язарга онытмагыз. 11-13 февральдә сезнең фотолар буенча тавыш бирү булачак. Иң күп "лайк" җыючыларны бик кызыклы, истә калырлык бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев