Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Казанда ярминкәдә 107 тонна продукция реализацияләделәр (фоторепортаж)

Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Казанның Мәскәү районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъ-дим иттеләр. Көн карлы-яңгырлы, җилле булуга карамастан, "Удача" сәүдә йорты каршындагы мәйданнан кеше өзелмәде. Буа "писүге" баллы Буа сатучыларының кайсылары анда кичтән үк килеп кундылар, икенчеләре төнлә килеп җиттеләр. Казан халкы да йокламый - беренче сатып алучылар...


Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Казанның Мәскәү районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъ-дим иттеләр. Көн карлы-яңгырлы, җилле булуга карамастан, "Удача" сәүдә йорты каршындагы мәйданнан кеше өзелмәде.
Буа "писүге" баллы
Буа сатучыларының кайсылары анда кичтән үк килеп кундылар, икенчеләре төнлә килеп җиттеләр. Казан халкы да йокламый - беренче сатып алучылар инде сәгать 5ләр тирәсендә күренә башлады.
- Башлап суган алдылар. Калькуляторда фонарь яктыртып санарга туры килде,- ди Ырыңгы авыл җирлеге башлыгы Роберт Гордеев. Якташыбыз, халык шагыйре Ренат Харис та хатыны Лилия ханым бе-лән иртән үк килде. Сәгать тугызынчыда кирәкле товарларны алып кайтыр юлга кузгалганнар иде ин-де алар. Кәрҗиннәренә соңгысы итеп ташкабак салдылар. Ә халык ярминкәгә агылды да агылды. Барысы да диярлек көпчәкле сумкалар тарткан казанлылар әле бер сәүдә ноктасына тукталдылар, әле икенчесендә чиратка бастылар. Ярминкә буе иң озын чират килограммы 46 сумнан сатылучы шикәр комына иде.
- Мин Буа шикәрен генә алырга тырышам. Ул бик баллы. Ярминкә саен чыктым, 60 килограмм тупладым инде. Күп очракта намуссыз сатучылар башка заводлар җитештергәнне дә Буаныкы дип алдап саталар. Ә бит ул төсе буенча да, тәме белән дә аерыла,- ди Раиса Горбатых их-ластан. Килограммы 270-290 сумнан сыер итенә сайлау зур иде бу көнне. Якындагы палаткада арзанрак сатсалар да, Бикмураздан Мөхәммәтҗановлар алып килгәнгә чират зур булды. Ите яхшырак, диләр казанлылар. Күркә итенең, балның файдасын, Буа икмәгенең тәмен дә белә алар. Ипи-булка әй-берләре генә түгел, пирог-лар да, чәкчәк-бармаклар, прәннекләр дә яхшы үтте.
- Шулкадәр тәмле пешерә-ләр. Килгән саен сатып алам. Атна буена җитәрлек төрле азык-төлекне ярминкә вакытында алып куябыз да, кибеткә ипигә ге-нә керәбез. Бик җайлы. Якында гына торгач берничә тапкыр урап була. Ме-нә бүген дә өйгә кайту юлында кердем. Аннан ирем белән киләбез әле. Район үзешчәннәренең концертын да карап китәрбез. Шәһәр халкын арзан һәм сыйфатлы продукция белән шатландырганга рәхмәт. Сатучыларга авыр булуын да аңлыйбыз. Инде кичә кичтән үк палаткалар кора башладылар,- дип сөйләде Тамара Плетнева. Май-сыр комбинаты, "Карлинский" ит йорты, "Буа" җиләк-җимеш питомнигы продукциясенә дә, сорау зур булды. Хуҗалыклар, фермерлар алып кил-гән бөртеклеләр иртәнге сәгать 7гә үк сатылып бетте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та килде анда һәм буалыларга мактау сүзләре җиткерде.
Шәһәр халкы кабак бәлешен ярата
Яшелчәләрдән бәрәңге тү-гел, ә ни хикмәт, кабак ях-шы сатылды бу көнне. Сария апа Бәширова бәлешен дә, боткасын да еш пе-шерә. Берничә ноктадан төрле сортлысын алган. Кабакны район кулланучылар җәмгыяте дә, Карлы, Кыят, Татар Буасы, Әлши, Алших, Боерган, Югары Лашчы, Ырыңгы һәм башка авыл җирлекләре дә алып килгән. Ахырга таба килограммын 4-5 сумга кадәр төшерделәр. Кире алып кайтмаслар бит.
- Авыл җирендә кабакны һәркем үстерә, ә казанлыларга ул тансык. Файдалы яшелчәдән рәхәтләнеп бә-леш пешереп сыйлансыннар, - ди Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова.
Башка яшелчәләрне дә шактый тиз сатып бетерделәр. Боерганлылар палаткасына салат ашыйсым килә, дип бер аш чөгендере сорап килүче дә булды. 10 сум акча сузгач икене бирделәр. Запас белән алучылар алай да күбрәк. Беренчедән, шәхси хуҗалыкларда үскән кишер-чөгендер, бәрәңге-суган, ташкабак арзан, икенчедән, агуламаган.
Умарта илен хәтерләткән ярминкә мәйданы көн уртасына кадәр гөр килеп торды. Өлкәннәр декадасына багышланган ярминкәдә теләгән һәркем итле карабодай һәм кайнар чәй белән дә сыйланды. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, буалылар бу көнне алып барган барлык 107 тонна товарны реализацияләгәннәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Казанның Мәскәү районы халкына авыл хуҗалыгы продукцияс...