Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы катнашучыларын каршы алды (фоторепортаж)

    Шәһәр үзәгендә кеше күп иде. "Бердәм Россия" партиясе һәм эстафета лозунгы язылган автобуста Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге гамәлдәге депутатлар, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, районнның оешма-предприятиеләр җитәкчеләре килделәр. Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сүзен игенчеләр хезмәтен бәяләүдән башлады. - Бүгенге көнгә район хуҗалыклары кырларыннан 155 мең...

    Шәһәр үзәгендә кеше күп иде. "Бердәм Россия" партиясе һәм эстафета лозунгы язылган автобуста Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге гамәлдәге депутатлар, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, районнның оешма-предприятиеләр җитәкчеләре килделәр. Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сүзен игенчеләр хезмәтен бәяләүдән башлады.

    - Бүгенге көнгә район хуҗалыклары кырларыннан 155 мең тоннадан күбрәк ашлык җыеп алдык инде. Бу республикада иң зур күрсәткеч, - диде. Ул шулай ук районда гамәлгә ашырылучы проектлар, алар кысаларында соңгы 5 елда гына башкарылган эшләр, төзекләндерелгән, төзелгән күпквартиралы йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар алда торган планнар турында сөйләде. Бердәм булганда гына барысын да тормышка ашырып булуын әйтте. Буадагы уңай үзгәрешләр, аның республика үсешенә кертән өлеше хакында Дәүләт думасына Мәскәү округы буенча депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов та ассызыклады.

    - Шәһәрнең, авылның ничек яшәгәнен яхшы беләм. Моңа кадәр дә мөрәҗәгатьләр булганда ярдәм итәргә тырыштым. Сайлау алды кампаниясе барышында без республика халкын бүген нинди проблемелар борчыганын белү максатында очрашуларга йөрибез. Барлык мөрәҗәгать-тәкъдимнәр безнең киләчәк эшебезгә нигез булып торачак, - диде ул. Очрашуда шулай ук депутатлыкка кандидат Мурад Гадельшин, ветеринария техникумы директоры урынбасары Резеда Мостафина да чыгыш ясадылар. Аннан соң буалыларның "единоросслар" командасы белән аралашуы яшәүчеләрнең сорауларына җавап формасында дәвам итте. Алар авыл клубларын төзекләндерүне дәвам итүгә һәм шәһәрдә спорт комплексы төзелүгә кагылышлы иде. Илдар Ирек улы сорау бирүчеләрне уңай җаваплары белән шатландырды.

    Партия командасы белән автобус эстафетаны дәвам итә. Аның маршруты республиканы барлык районнары аша уза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: