Буалылар кемдә иң оригиналь март мәчесе фотосы? Конкурста катнашыгыз
"Байрак" район газетасы сайты, "Буа дулкыннары" телевидениесе "Иң мәзәк һәм оригиналь март мәчесе фотосы" дигән конкурс игълан итә. Иң кызык фото авторы 1 апрель - Көлке көнендә аталачак. Үзегезнең, күршегезнең дә ярый, мәчегезне иң кызык итеп төшкергән фоторәсемне сез bayrakbua@mail.ru редакция электрон адресына 13 марттан алып 25 мартка кадәр җибәрә...
"Байрак" район газетасы сайты, "Буа дулкыннары" телевидениесе "Иң мәзәк һәм оригиналь март мәчесе фотосы" дигән конкурс игълан итә. Иң кызык фото авторы 1 апрель - Көлке көнендә аталачак.
Үзегезнең, күршегезнең дә ярый, мәчегезне иң кызык итеп төшкергән фоторәсемне сез bayrakbua@mail.ru редакция электрон адресына 13 марттан алып 25 мартка кадәр җибәрә аласыз. Фоторәсем Буа районында төшерелгән, көлдергеч булырга тиеш. Аны төшергән урынның адресы, авторның исем-фамилиясе, мәченең исеме, яше, телефон номерыгыз күрсәтелгән булырга тиеш. Фотошопта ясалган, Интернеттан алынган фотолар кабул ителми.
Җиңүчегә бүләккә мәче азыгы тапшырылачак.
фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев