Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, кемнең чәчәк “клумбасы” иң оригиналь? (+фото)

Соңгы вакытта буалылар кулланылган иске әйберләрне төрле төсләргә буяп, аны чәчәкләр утырту өчен файдаланырга һәвәсләнделәр. Иске ат арбалары, велосипедлар ...ботинкалар да эшкә китә. Кыскасы, кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә. Шундый оригиналь чәчәк "клумбаларының" берсен шәһәрнең "Батыр" балалар бакчасы алдында төшереп алдык. Барысын да коллектив белән иҗат иткәннәр. Иске велосипедны төрле төсләргә...

Соңгы вакытта буалылар кулланылган иске әйберләрне төрле төсләргә буяп, аны чәчәкләр утырту өчен файдаланырга һәвәсләнделәр. Иске ат арбалары, велосипедлар ...ботинкалар да эшкә китә. Кыскасы, кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә. Шундый оригиналь чәчәк "клумбаларының" берсен шәһәрнең "Батыр" балалар бакчасы алдында төшереп алдык. Барысын да коллектив белән иҗат иткәннәр. Иске велосипедны төрле төсләргә буяп, аңа кәрҗиннәр урнаштырып чәчәкләр утыртканнар, ә йөк ташу арбасын кулдан ясаганнар.
Ә сездә иске әйберләрне кулланып ясаган нинди чәчәк "клумбалары" бар? Бу уңайдан конкурс игълан итәбез. Ретро әйберләрдән оригиналь клумбаларны, адресны төгәл күрсәтеп, фоторәсемгә төшереп, buinsk-tat.ru сайтына яисә "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Новости Буинска", "Буинск СМИ: мы делаем новости" төркемнәренә җибәрегез. Иң оригиналь чәчәк клумбасына сайт укучылар тавыш бирү юлы белән ачыклаячаклар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев