Буалылар, киләсе ялларда да урманда шашлык кыздырырга ярамый
Янгынга каршы аерым режим вакыты әле төгәлләнмәгән. Ул 15 майга кадәр дәвам итә. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин бу чорда тагын коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамаганлыгын да исегезгә төшерә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгәндә физик затларга 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30...
Янгынга каршы аерым режим вакыты әле төгәлләнмәгән. Ул 15 майга кадәр дәвам итә. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин бу чорда тагын коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамаганлыгын да исегезгә төшерә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгәндә физик затларга 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев