Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар "Мирас" ансамбле чыгышларын алкышларга күмде +фото

    Бүген көннең икенче яртысында буалылар район мәдәният йортына агылда. Казан шәһәренең "Мирас" инструменталь ансамбле тамашачыларга концерт күрсәтте. Буа муниципаль башлыгы урынбасары Илдар Еремиев артистларга ерак ара узып килүләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге ансамбль солистлары Зәринә Вилданова,Фирдәүс Нуретдинова, Чулпан Юсупова, Илшат Вәлиев чыгышларын халык җылы кабул итте. Баянда Рөстәм...

    Бүген көннең икенче яртысында буалылар район мәдәният йортына агылда. Казан шәһәренең "Мирас" инструменталь ансамбле тамашачыларга концерт күрсәтте. Буа муниципаль башлыгы урынбасары Илдар Еремиев артистларга ерак ара узып килүләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге ансамбль солистлары Зәринә Вилданова,Фирдәүс Нуретдинова, Чулпан Юсупова, Илшат Вәлиев чыгышларын халык җылы кабул итте. Баянда Рөстәм Рәхмәтуллин, флейтада Гөлнара Ярмиева, бас-гитарада Руслан Сафин , барабаннарда Максим Куприянов иде. Аларның музыка уен коралларында өздереп уйнаулары аеруча ошады. Зал тутырып килгән буалылар концерт тәмамлангачтан соң да китәргә ашыкмады артистларны алкышлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: