Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, сездә сугыш елларындагы фотолар сакланмадымы?

    Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" акциясе үткәрелүне хәбәр итә. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Сез фронтта сугышкан, тылда хезмәт куйган туганнарыгыз, якыннарыгыз турында гаилә архивында сакланган фотоларны һәм аларга комментарийларны сезгә уңайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә китерә аласыз. Моны балаларыгыз, оныкларыгыз аша да эшли аласыз....

    Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" акциясе үткәрелүне хәбәр итә. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Сез фронтта сугышкан, тылда хезмәт куйган туганнарыгыз, якыннарыгыз турында гаилә архивында сакланган фотоларны һәм аларга комментарийларны сезгә уңайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә китерә аласыз. Моны балаларыгыз, оныкларыгыз аша да эшли аласыз. Анда фотоларны сканерлыйлар һәм оригиналларны үзегезгә кире кайтарачаклар.

    Акциягә йомгак ясаганнан соң, тупланган материалдан электрон архив ясалачак һәм ул "ТР Милли музееның" Бөек Ватан сугышы музеена мәңгелек саклауга тапшырылачак.

    Хөрмәтле буалылар, битараф калмагыз, Ватан сугышы турында халык хәтерен саклауда үзегездән өлеш кертегез.

    фото: yaroslawiya.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: