Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, сезнең ярдәмгә мохтаҗларга булышыйк

    "Ак Барс Созидание" хәйрия фонды 2016 елда түбәндәге акцияләрне игълан итә: "Балага булыш". Аның кысаларында сез авыр тормыш хәлендә калган каты авыру балаларга адреслы ярдәм күрсәтә аласыз. "Шәфкатьле терминал" акциясенә кушылып, авыру балаларга мөһим дәвалау алырга, катлаулы, кыйммәтле, югары технологияле операцияләр үткәрергә булыша аласыз. "Безнең кадерле ветеран" акциясе буенча сез...

    "Ак Барс Созидание" хәйрия фонды 2016 елда түбәндәге акцияләрне игълан итә:
    "Балага булыш". Аның кысаларында сез авыр тормыш хәлендә калган каты авыру балаларга адреслы ярдәм күрсәтә аласыз. "Шәфкатьле терминал" акциясенә кушылып, авыру балаларга мөһим дәвалау алырга, катлаулы, кыйммәтле, югары технологияле операцияләр үткәрергә булыша аласыз. "Безнең кадерле ветеран" акциясе буенча сез Бөек Ватан сугышы ветераннарының Татарстандагы сәламәтлек саклау стационар учреждениеләрендә дәвалануы өчен уңайлы шартлар тудыруда катнаша аласыз. "Дуслар, кулны кулга алыйк!" акциясе сезгә физик мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле балаларга ярдәм итү мөмкинлеге бирә. "Зур гаилә" акциясе кысаларында күп балалы гаиләләргә ярдәм кулы суза аласыз. "Баланы мәктәпкә җыярга әулыш" акциясендә катнашып, сез аз тәэмин ителгән, күп балалаы, гаиләгә кабул ителгән, инвалид балаларга булыша аласыз.
    Акча средстводарын түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә була:
    Благотворительный фонд "Ак Барс Созидание"
    ОГРН 1061600052425
    ИНН/КПП 1658079690/165701001
    р/с 40703810100020000999 в ОАО "Ак Барс" Банк
    БИК 049205805
    кор. Счет 30101810000000000805
    түләүнең билгеләнүе - акциянең исеме

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: