Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, шикәр кирәкме, иттарткычмы? Район газетасына язылыгыз!

Район газетасы редакциясе киләсе яртылыкка "Байрак"ка подписка рәсмиләштерүчеләр (шул исәптә альтернатив язылучылар да) арасында призлар уйнатуны дәвам итә. Киләсе алты айда район газетасын алдырачак райондашлар өчен төп приз иттарткыч, калган бүләкләр арасында - бишәр килолы капчыкларда шикәр комы, он. Аларга ия булу өчен, елдагыча, язылган квитанцияләрегезне 10 майдан соң махсус...

Район газетасы редакциясе киләсе яртылыкка "Байрак"ка подписка рәсмиләштерүчеләр (шул исәптә альтернатив язылучылар да) арасында призлар уйнатуны дәвам итә. Киләсе алты айда район газетасын алдырачак райондашлар өчен төп приз иттарткыч, калган бүләкләр арасында - бишәр килолы капчыкларда шикәр комы, он. Аларга ия булу өчен, елдагыча, язылган квитанцияләрегезне 10 майдан соң махсус әрҗәгә китереп салырга кирәк булачак.

Ә хәзергә алдагы яртыеллыкка квитанция рәсмиләштерергә ашыгыгыз. Җитмәсә 11 майдан 21 майга кадәр аңа ташламалы бәяләр гамәлдә. Почта бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша аша бу ункөнлектә 596 сум 34 тиеннән язылып калырга була.

Моннан тыш альтернатив язылу да дәвам итә. Бу очракта аның бәясе 420 сум. Газетаны үз теләгегез буенча редакциядән яки "Тургай" сәүдә үзәге янындагы "Сибирское здоровье" павильоныннан килеп алырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев