Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, суганны алыгыз!

    Шулай дип киңәш итә "Россельхозүзәк"нең районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Аннан Алексеева. Аның әйтүенчә, ул хәзер үсми, тамыры гына тирәнгә китә. Шуңа кышын саклаганда черергә мөмкин. Суганны йолкып алырга түгел, ә өлгереп җитмәгән кабыгын зарарламас өчен сәнәк яисә көрәк белән сак кына күтәртергә, аннан соң гына җыярга...

    Шулай дип киңәш итә "Россельхозүзәк"нең районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Аннан Алексеева. Аның әйтүенчә, ул хәзер үсми, тамыры гына тирәнгә китә. Шуңа кышын саклаганда черергә мөмкин. Суганны йолкып алырга түгел, ә өлгереп җитмәгән кабыгын зарарламас өчен сәнәк яисә көрәк белән сак кына күтәртергә, аннан соң гына җыярга кирәк. Балчыгын кул белән генә чистартырга. Бер-берсенә бәрергә ярамый. Суган өлгереп җитсен өчен сабагын 15 сантиметр калдырып кисәргә һәм такта өслеккә җәеп, җиләс урында киптерергә. Бина агачтан булса яхшы. Сарымсакны да җыярга вакыт. Аларны бәйләмнәргә бәйләп, шулай ук җиләс урынга элеп киптерергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: