Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар ярты елда 191 мең сумнан күбрәк административ штрафка тартылдылар

Узган яртыеллыкта муниципаль районның административ комиссиясе административ хокук бозучыларны 191100 сумлык штрафка тартты. Административ җаваплылыкка тартылучылар нигездә "кызыл сызык"тан чыгып йорт каршына төзелеш материаллары, чүп-чар өючеләр, аны яндыручылар, мал-туарны урамга чыгарып йөртүчеләр, автомомблильне ярамаган урында юуучылар һәм башкалар. Комиссия шундый эчтәлекле 94 беркетмәне карады. Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм авыл җирлекләрен...

Узган яртыеллыкта муниципаль районның административ комиссиясе административ хокук бозучыларны 191100 сумлык штрафка тартты.
Административ җаваплылыкка тартылучылар нигездә "кызыл сызык"тан чыгып йорт каршына төзелеш материаллары, чүп-чар өючеләр, аны яндыручылар, мал-туарны урамга чыгарып йөртүчеләр, автомомблильне ярамаган урында юуучылар һәм башкалар. Комиссия шундый эчтәлекле 94 беркетмәне карады.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы гражданнарга 2000нән 5000 сумгача штрафлар каралган.
Административ комиссия буалыларны территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен, урам сәүдәсе тәртибен бозу яисә усал этләрне урамга чыгару фактлары турында Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 "А" йорт, 13 кабинет адресы буенча яисә 3-18-93 телефоны аша kom.adm@tatar.ru электрон адресына хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев