Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар ярыша: кемнең карбызы зуррак? (+ фото)

    Быел буалылар ярыша-ярыша көньяк җимеше - карбыз үстерде. Әле күптән түгел генә шәһәрдән Гөлнур Гыйбадрахманованың парникта 8 килолы карбыз үстерүе турында язган идек. Кичә редакциябезгә: - Иң зур карбыз 12,5 килограмм булды, - дип Яңа Чәчкап авылыннан Ирек Тимергалиев килеп керде. Берочтан аны үстерү серләре белән дә уртаклашты. - Рассада...

    Быел буалылар ярыша-ярыша көньяк җимеше - карбыз үстерде. Әле күптән түгел генә шәһәрдән Гөлнур Гыйбадрахманованың парникта 8 килолы карбыз үстерүе турында язган идек. Кичә редакциябезгә:

    - Иң зур карбыз 12,5 килограмм булды, - дип Яңа Чәчкап авылыннан Ирек Тимергалиев килеп керде. Берочтан аны үстерү серләре белән дә уртаклашты.

    - Рассада белән дә утырттым, орлыкларын турыдан-туры җиргә дә төрттем. Араларын 50 сантиметр-1 метр калдырдым. Тернәкләнеп киткәнче су сиптем һәм "оныттым" дисәм дә була. Җәй буена 3-4 тапкыр гына сипкәнмендер. Карбыз су яратмый ул, - ди ул.

    Ул да булмады Кыяттан электрон почта буенча Екатерина Шәвәлиева хат җибәрде. Аның әти-әнисе Ирина һәм Геннадий Мурлатовлар бакчаларында карбыздан мул уңыш алганнар. Иң зурысы 14 килограммга җиткән. Калганнары уртача 9-10 килограмм булган.

    Ирек берничә ел элек базардан сатып алган озынча карбызның орлыгын алып калган булган. Мурлатовларга исә Екатеринаның Башкортстанда яшәүче каенатасы биргән. Алар орлыкларны май аенда җиргә утыртканнар. Шулай ук су сипмәгәннәр. Һәр икесе тәмнәре телеңне йотарлык булды диләр.

    Менә шундый уңыш. Бәлки районда аларны уздыручылар да бардыр. Хәбәр бирегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: