Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, әйдәгез, “Крокус”ка романтик кичке ашка һәм концертка баручыны парларны сайлыйбыз

Район газетасы, аның сайты, "Буа дулкыннары" телевидениесе игълан иткән "Гайшыйкларның иң көтелмәгән урында фотосы" конкурсының 11 февральдән сайлап алу этабы башлана. Барлыгы 15 пардан фотографияләр килде. Ләкин арада берничәсе конкурс шартларына туры килмәде. Көтелмәгәнлек факторы булмаган, спиртлы эчемлекләр күренгән һәм фотошопта ясаган фотографияләрне бәйгегә кабул итмәдек. Шул рәвешле, "Крокус"ка романтик...

Район газетасы, аның сайты, "Буа дулкыннары" телевидениесе игълан иткән "Гайшыйкларның иң көтелмәгән урында фотосы" конкурсының 11 февральдән сайлап алу этабы башлана. Барлыгы 15 пардан фотографияләр килде. Ләкин арада берничәсе конкурс шартларына туры килмәде. Көтелмәгәнлек факторы булмаган, спиртлы эчемлекләр күренгән һәм фотошопта ясаган фотографияләрне бәйгегә кабул итмәдек. Шул рәвешле, "Крокус"ка романтик кичке ашка һәм концертка бару хокукын 9 пар дәгъвалаячак. Иң күп "лайк" җыючы пар 14 февральдә романтик кичке ашка чакыру, икенче урындагысы җырчы һәм композитор Тәслимә Низаминың 20февральдә булачак концертына билетлар алачак. Җиңүчеләрне сайлау "ВКонтакте" челтәрендәге "Новости Буинска" төркемендә оештырыла. Ул 11 февральдән 13 февральгә, көндезге 12 сәгатькә кадәр барачак. Кандидатларның фоторәсемнәрен карагыз һәм мәхәббәт тарихларына да игътибар итегез. Җиңүчеләр чакыруны һәм билетларны Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча редакциядән килеп алырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев