Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларга киңәш: сыйфатсыз төзелеш матриалына юлыксаң, нишләргә?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин җавап бирә: -Беренчедән, кибеттә төзелеш товарлары сайлаганда сатып алучы еш кына аның үзенә туры килүе-килмәве турында да белми. Кулланучы үлчәме, төсе, моделе, формасы буенча туры килмәгән төзелеш материалын 14 көн эчендә кире кайтара...

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин җавап бирә:
-Беренчедән, кибеттә төзелеш товарлары сайлаганда сатып алучы еш кына аның үзенә туры килүе-килмәве турында да белми. Кулланучы үлчәме, төсе, моделе, формасы буенча туры килмәгән төзелеш материалын 14 көн эчендә кире кайтара яки алмаштыра ала. Әлбәттә, ул кулланылмаган һәм товар йөзе сакланган булырга тиеш. Моннан тыш, кулланучы товарның төргәген һәм чегын сакларга тиеш. Бер искәрмә бар, метрлап сатылучы товарны алмаштырып та, кире кайтарып та булмый.
Хәзер төп сорау буенча. Әгәр товарда җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы түбәндәге таләпләрнең берсен куя ала: сату бәясен киметүне, тиңдәш товарга яисә икенче маркадагыга алмаштыруны, сыйфатсыз төзелеш материалларын бәясен компенсацияләү белән кире кайтаруны.
Сыйфатсыз товарга юлыкканда сатып алучы ике нөсхәдә дәгъва хаты язарга һәм аларның берсен сатучыга шәхсән тапшырырга яки заказлы хат белән почта аша җибәерергә тиеш. Аны алганнан соң 10 көн эчендә сатучы Сез куйган таләпне үтәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев