Байрак
  • Рус Тат
  • Буалыларга “Татмедиа”дан бүләкләр тапшырылды (+фото)

    "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте язылучылары арасында призлар уйнатуы турында хәбәр иткән идек инде. Кызыксындыру бүләгенә Аксу авылыннан Алинә Самитова лаек булды. Өченче сыйныфта укучы кыз укырга бик ярата. Әти-әнисе аңа "Салават күпере", "Сабантуй", "Тылсымлы куллар", "Сәхнә", "Ялкын" журналарын алдыра. Алинә әлеге басмалар үткәргән төрле конкурсларда да теләп катнаша һәм бүләкләр ала....

    "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте язылучылары арасында призлар уйнатуы турында хәбәр иткән идек инде. Кызыксындыру бүләгенә Аксу авылыннан Алинә Самитова лаек булды. Өченче сыйныфта укучы кыз укырга бик ярата. Әти-әнисе аңа "Салават күпере", "Сабантуй", "Тылсымлы куллар", "Сәхнә", "Ялкын" журналарын алдыра. Алинә әлеге басмалар үткәргән төрле конкурсларда да теләп катнаша һәм бүләкләр ала.

    Икенче бүләк - үтүк Буадан М. Вахитов исеменәдге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәсгудә Юнысовага тапшырылды. Бу махсус приз "Чаян" журналыннан. Редакция аны акциядә катнашкан 32 язылучы арасында уйнаткан. Мәсгудә Мәсхутовна агымдагы елның яртыеллыгында "Татмедиа" ширкәтенә кергән "Байрак" газетасына, Мәгариф", "Чаян" журналларына язылган. Башка басмалар да алдыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: