Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларны мошенник-экстрасенслар “дәвалаганнар”

Ике очрак та шушы көннәрдә генә теркәлде. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга, шәһәрдә яшәүче 1956 елгы хатын-кыз бер телеканалдан астрология темасына багышланган тапшыру карый һәм төрле авырулардан дәваларга булышучыларның экранда күрсәтелгән телефон номерларына шалтырата. Элемтәгә кергән мошенник-экстрасенслар аңа терелергә ярдәм итәчәкләрен әйтәләр һәм әлеге хезмәт күрсәтүнең түләүле, 20 мең...

Ике очрак та шушы көннәрдә генә теркәлде.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга, шәһәрдә яшәүче 1956 елгы хатын-кыз бер телеканалдан астрология темасына багышланган тапшыру карый һәм төрле авырулардан дәваларга булышучыларның экранда күрсәтелгән телефон номерларына шалтырата. Элемтәгә кергән мошенник-экстрасенслар аңа терелергә ярдәм итәчәкләрен әйтәләр һәм әлеге хезмәт күрсәтүнең түләүле, 20 мең сум торуын искәртәләр. Хатын-кыз аларның исәбенә әлеге сумманы күчерә. Шуннан соң мошенниклар аның белән элемтәгә кереп, телефон аша "дәвалыйлар". "Сеанс" тәмамлангач, хатын-кызның туганнарына да булышырга әзер икәнлекләрен әйтәләр.

Икенче очракта да 1976 елгы буалы шул ук тапшыруны карап алдана. Анысы мошенникларга мәхәббәт "өчпочмагыннан" зарланган. Алдарлар хатын-кызның тел төбен сизеп алып, аңа өеңдә "бозык" бар дип 30 мең сумнан күбрәккә "эшкәрткәннәр".

Бу фактлар буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев