Буалыларны табиб Рамил Хисамов хаҗ сәфәрендә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәк
21 август көнне "Госман" мәчетенә быел хаҗга баручылар белән очрашуга Татарстан Республикасының мөселманнарның Диния Нәзарәте вәкиле һәм күп еллар табиб булып хезмәт итүче Рамил әфәнде Хисамов киләчәк. Алар булачак хаҗиләргә хаҗны ничек итеп дөрес үтәүне аңлатачак. Табиб исә хаҗда ничек итеп үзеңне тотарга, үзең белән нинди кирәк-яракны алырга икәнен аңлатып...
21 август көнне "Госман" мәчетенә быел хаҗга баручылар белән очрашуга Татарстан Республикасының мөселманнарның Диния Нәзарәте вәкиле һәм күп еллар табиб булып хезмәт итүче Рамил әфәнде Хисамов киләчәк. Алар булачак хаҗиләргә хаҗны ничек итеп дөрес үтәүне аңлатачак. Табиб исә хаҗда ничек итеп үзеңне тотарга, үзең белән нинди кирәк-яракны алырга икәнен аңлатып бирәчәк.
Буа мөхтәсибәте "Госман" мәчетендә бер атна дәвамында дәресләр булуын искә төшерә. Буа районыннан беренче төркем хаҗиләрне 28 августа озатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев