Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыны киндер суд эскәмиясенә китерде

Шәһәр судыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1978 елгы буалы М. үзе яши торган йорттан ерак түгел урман полосасы яныннан кыргый үскән киндер җыеп кайта. Өйдә ул аны үзенә куллану өчен массага әверелдерә дә, бер өлешен кара пакетка салып мунчасына кертеп куя. Калганын шкафка кулланырга алып куеп саклый. Оператив мәгълүмат буенча килгән...

Шәһәр судыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1978 елгы буалы М. үзе яши торган йорттан ерак түгел урман полосасы яныннан кыргый үскән киндер җыеп кайта. Өйдә ул аны үзенә куллану өчен массага әверелдерә дә, бер өлешен кара пакетка салып мунчасына кертеп куя. Калганын шкафка кулланырга алып куеп саклый. Оператив мәгълүмат буенча килгән полиция хезмәткәрләре бу "байлыкны" эзләп табалар.

Судта М. үз гаебен таныды. Аңа бу законсыз гамәле өчен дәүләт файдасына 20 мең сум штраф түләттерү хакындагы карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев