Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар,  1 июньдә сез бала хокукларын яклау буенча хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать  итә аласыз

    1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Хокук ярдәме коне үткәрә.

    Аның кысаларында Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча 10нан 13 сәгатькә кадәр гражданнар сораулар буенча консультацияләр ала алалар:

    Баланың яшәүгә, усал мөнәсәбәттән, көчләүдән саклауга, куркынычсызлыкка хокукларын үтәү буенча;

    Баланың сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт үсүгә хокукын үтәү буенча;

    Баланың гаиләдә яшәүгә һәм тәрбияләнүгә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге буенча;

    Баланың мәгариф өлкәсендә хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлү буенча;

    Баланың социаль тәэмин итүгә хокуклары буенча;

    Баланың торакка һәм башка милекче хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлү буенча һәм башкалар.

    Кабул итүгә алдан язылырга кирәкми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: