Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар,  балаларга наркоманлык янамасын өчен сезнең уяулык кирәк!

    6 сентябрьдән Буа районында “Россия балалары- 2018” ведомствоара комплекслы-оператив операциянең икенче этабы башланды.  

    16 сентябрьгә кадәр дәвам итүче чара кысаларында яшүсмерләр арасында наркоманлык таралуны кисәтү, балигъ булмаганнарны җинаять кылуга җәлеп итү очраклары. Алар арасында наркотик куллану, аларны моңа җәлеп итү, наркопритоннар оештыру турында хәбәрдар гражданнарның бу хакта 3-12-88 телефон номеры буенча район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүләре сорала. Һәр факт буенча тикшерү үткәреләчәк. Онытмагыз, сезнең мәгълүмат яшь  гомерләрне зур афәттән саклап калырга мөмкин.

     

    фото: infourok.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: