Буалылар чәчүлек бәрәңге әзерлиләр (+фото)
Бүгенге көндә буалыларның күбесе бакча эшләре белән мәшгуль. Дым булганда кишер утыртып калырга ашыктылар, суган утыртучы авылларда бар. Хәзер бәрәңге чәчүлеген әзерлиләр. Бу хактагы хәбәр Инстаграмда official_buinsk аккаунтында хәбәр ителгән.
Җәүдәт Гатауллин, “Бола” агрофирмасының баш агрономы:
– Бәрәңге утыртканчы 9-10 көн алдан чәчүлекне көндез кояшта чыгарып тотарга кирәк. Болай эшләгәндә базда салкында сакланган бәрәңгенең бүлбеләре “уяна”. Шул рәвешле бакчачы бу бәрәңге тишелергә сәләтлеме икәнен алдан белә, аннары бүлбе чыгарган бәрәңге тиз тишелә. Чәчүлекне кояшта тоту чәчүлектә булган инфекцияләрне булдырмаска ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев