Буалылар өчен район газетасына онлайн альтернатив подписка рәсмиләштерү мөмкинлеге бар
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген, үзизоляция шартларында, район газетасына өйдән торып та альтернатив подписка рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Моның өчен 3-75-06 телефонына шалтыратырга, язылырга кирәк. Ә акчасын килеп алуны үзебез оештырабыз.
Исегезгә төшерәбез, безнед альтернатив язылган газеталарны редакциянең үзеннән, Миләүшә йортындагы “Чайная лавка” бүлегеннән, “Балкыш” кибетеннән, “Унисем” кибетеннән, “Айдар” кибете янындагы азык-төлек кибетеннән, Вахитов урамында “1000 мелочей” кибетеннән, Көнбатыш бистәдәге “Юлдаш” кибетеннән алырга була. Газетаның айлык бәясе 75 сум, ул атнага бер тапкыр “толстушка” булып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев