Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, Халыкка иң ошаган  кар фигурасын сайлагыз!

    Үзегез дә күрәсездер: шәһәр паркларын, уку йортлары, оешма-предприятиеләр территорияләрен  төрле-төрле кар фигуралары бизи. Газетабыз сайтында сезнең ярдәм белән аларның иң матурларын билгеләргә булдык.

    Буа урамнарын әйләнеп, безнең карашка иң шәп килеп чыканнарын фотога төшердек. Кайда урнашканнарын күрсәтмичә, “скульпторларын” атамыйча гына  аларны сезнең сайлауга тәкъдим итәбез. Иң матур фигура өчен Инстаграмдагы безнең buinsk.bayrak аккаунтында 9 гыйнварга 10 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: