Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла

     “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

    Григорий Дмитриевич Калашников. 1897 елгы. 1941 елның 1 ноябрендә фронтка алына. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Туган авылында җирләнгән.

    Әбделгани Вәли улы Вәлиев, 1911 елда Түбән Наратбаш авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр Каганович исменедәге колхозда бригадир булып эшли. ВДНХда катнаша. 1941 елда фронтка алына һәм хәбәрсез югала.

    Касыйм Мәхмүт улы Бәширов. 1899 елгы. Сталинград сугышында катнаша, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1994 елга вафат була.

    Миннегаян Сираҗетдин кызы Бәширова, 1905 елгы. Тыл хезмәтчәне. 1, 2, 3 дәрәҗәдәге “Ана даны” медале белән бүләкләнгән, 1997 елда үлгән.

    Иван Филипович Афанасьев,  2017 елда Буа шәһәрендә туган. Фронтка Буа район комиссариты аша алынган. 1983 елда вафат була.

    Хәсәнҗан Шәрифҗан улы Шәрифҗанов, 1921 елгы.

    Равил Мингали улы Гафуров. 1924 елгы. 1942 елда унсигез яшендә фронтка китә. Бөек Җиңүне Германиядә каршылый. Понтонер гаскәрләрендә хезмәт итә, күпсанлы понтон күперләр салуда катнаша.   1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр иясе. 1948 елда сугыштан кайта. Тыныч тормышта Кузбасста шахтер булып эшли. Аннары 70 яшенә кадәр Буада балта остасы була. 2010 елда үлә.

    Мөнип Сәлах улы Сәлахов, 1900 елгы, Таң авылында туган, 1941 елда сугышка китә, шул елның декабрендә каты яраланып, госпитальдә ята. 1942 елда Ленинград оборонасы тотуда катнаша. Авылдашы белән “Томыш юлы” геройлар юлын саклыйлар. 1944 елда эвакуцияләгән госпитальдә ята һәм өйгә җибәрелә. Сугышка кадәр ул Идел-Нократ буендагя җирләрне акгвардиячеләрдән азат итүдә, колхозлар төзүдә катнаша. Тыныч тормышта колхоз рәисе урынбасары, агротехник булып эшли. Җиләк-җимеш бакчасы утырта. Мөнип Сәлахов “Ленинградны саклаган өчен”, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен”, “1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен”, “СССР Кораллы Көчләренә 50 ел”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнеэ утыз еллыгы уңаеннан” медальләре белән бүдәкләнгән. “Атказанган колхозчы” исемен йөрткән. 1976 елда вафат була.

    Абдулла Абдрахман улы Алимов, 1924 елгы, Чүпрәле районыннан. 1942 елда сугышка китә. 1нче Белоруссия фронты составында 79нчы укчы полкта хезмәт итә. 2003 елда вафат була.

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: