Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (безнең онлайн-проект)

 “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Гимадеев Федор Семёнович, 1918 елгы,  Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Ленинград фронтының 16нчы армиясенең миномет бүлекчәсе командиры була. Тихвин шәһәрен азат иткәндә взвод командиры һәлак булгач, аның вазифаларын үзенә ала. 1942 елда Старая Русса шәһәре өчен бәрелешләрдә каты яралана, әмма дошманны пулеметтан атуны дәвам итә. “батырлык өчен” меадле шушы геройлыгы өчен бирелә.1944 елның апрелендә Карелия фронтына җибәрелә, Свирь елгасында финнар оборанасын өзүдә катнаша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында өченче Украина фронтына җибәрелә. Венгрияне азат иткәндәге батырлыклары өчен икенче тапкыр Кызыл Йолдыз ордены бирелә.  1946 елның 5 июлендә кайта.

Фаизов Хәйдәр Гайсович, 1912 елгы,Буденновск районының .Комсомольский бистәсендә туа. . Закончил Московскую Полк мәктәбен тәмамлый. Ак финнар белән сугыша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 48нче артиллерия дивизиясенең 328нче артиллерия полкының разведка командиры була. Чираттагы разведка операциясендә каты яраланып әсирлеккә эләгә. Өч тапкыр качарга омтыла. Чүт үлми. Совнт гаскәрләре азат иткәч. Кабат сугышка керә. Тугын якка исә-сау кайта, медальләре бар.

Колесников Василий Григорьевич. 1926 елгы, сугышта яралана, Бөек Җиңүдән соң тагын 7 ел Сахалинда хезмәт итә.

Ибраһимов Кадыйр Кәрим улы, .1924 елгы. 1942 елның сентябрендә сугышка китә. 45нче гвардия танк полкының автоматчылар мотоукчылар батальоны составында сугыша. Алдан радиотелеграфчы, аннары радиостанция начальнигы, элнмтә бүлекчәсе командиры була.  8 эре сугышчан опреациядә катнаша. Ике тапкыр Кызыл Йолдыз, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Синчугова Александра Михайловна,  1 Белоруссия фронты составында сугыша,  өлкән телефонист - ефрейтор.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 20 июньгә кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев