Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, “Үлемсез полк”ка кушыла (+фото)

    “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

    Григорий Дмитриевич Калашников. 1897 елгы. 1941 елның 1 ноябрендә фронтка алына. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Туган авылында җирләнгән.

    Хөсәен Шәрәфетдинов. 1894 елгы. Ташкичү авылыннан. 1942 елның мартыннан ДД Игин дивизиясенең  351нче техкомандасында слесарь-винтовик булып хезмәт иткән. “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

    Роман Антонович Сидоров. 1897 елгы. Бөек Ватан сугышында  авыр яралана. -1973 елда үлгән.

    Сергей Семенович Батманов..1912 елның 23 сентябрендә Зур Фролово авылында туган. Сугыштан ишетү сәләтен югалтып һәм аягында пуля кыйпылчыгы белән кайта. Сугышчан батырлыгы өчен 1985 елда II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Гомере буе Буада яши, 2002 елда вафат була.

     

     

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: