Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (Җиңү геройлары)

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Ильин Кузьма Ильич, 1925 елгы, Берлинга җиткән, Яраланган сугышчан бүләкләре бар. 1988 елны үлгзн.

Николаев Иван Алексеевич, 1909 елгы, гвардия ефрейторы, 6 нчы Ровенск Кызыд байраклы, Суворов орденлы гвардия укчы дивизиясенең 34 нче гвардия артиллерия полкы ездовое. . Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Шәрифбанов Фазылҗан Шәрифҗан улы, 1925 елгы, Кыр Тәүгелдесе авылыннан, 1942 елда унҗиде яшьтә сугышка китә. 1943 елның ноябрендә контузия ала. Дошман госпитальне чолгап ала, 3 ай әсирлектә торалар. Азат ителгәч, кабат сугышка кереп, ахыргача сугыша. Аны батырлыгы өчен маршал Жуков бүләкли. Күпсанлы орден-медальләре бар.

Гыйсмәтуллин Салих Калимулла улы, 1918 елгы, Бикмураз авылыннан. 1942 елдан 40нчы аэрочана батальоны составынада сугыша. Ржев-Вязьма операциияләрендә катнаша. 53-нче армия составында Европаны азат итә. Хинган-Мугденск операрациясендә катнаша. Ленинградны торгызуга өлеш кертә. Буага 1950 елда кайта. Күпсанлы бүләкләре бар.

Николаев Дмитрий Николаевич,.1925 елгы. Ямбулат авылыннан. 3 дәрәҗә Дан ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Мөхәммәтҗанов Җәүдәт Сабирҗан улы, истербительләр танкка каршы дивизион разведчигы. 1924 елгы, Бикмураз авылыннан. 1942 елның августында фронтка китә. Күпсанлы орден-медальләре бар.

Абдрахманов Шәрифулла Сөнгать улы.

Хөснетдинов Шәрәфетдин Садретдин улы.

Романовский Архип Леоннтьевич, 1902 елгы. ТАССРның Первомай районында туган, 1944 елда алган яраларыннан госпитальдә үлә.

Федотов Дмитрий Николаевич, 1925 елгы, Ямбулат авылында туган. 1943 елда фронтка китә. Германиянең Одер елгасын кичә, ике тапкыр яралана, 1945 елның августында кайта. Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

--

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 20 июньгэ кадәр кабул ителэ!

 

Алар “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк. Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев