Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (сугыш геройлары)

    “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

    Ляукин Петр Анатольевич, 1921 елгы, Иске Мәртле авылыннан. 1941 елның декабреннән 1942 елның февраленә кадәр автоматчылар взводы командиры була. 1942 елның маеннан 1943 елның февраленә кадәр Сталинград фронтында сугыша, өлкән лейтенант була. Җиңүне чехословакиядә каршылый. 1945 елның маенда яралана. 1946 елның августында запаска чыгарыла. Күпсанлы орден медлаьләре бар.

    Кротова Анна Григорьевна, Иске Мәртле авылыннан. Сугышта санитарка була. Сугыш кырыннан яралыларны алып чыга. Аларга беренче ярдәм күрсәтә.

    Аникин Сергей Иванович, 1924 елгы. 317нче укчы дивизиянең 571нче укчы полкы снайперы. Өченче дәрәҗә Дан орденына, 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медаленә лаек була. :

    Зудин Семен Андреевич, 1926 елгы

    Чебоганов Иван Александрович, 1921 елгы.

    Заһидуллин Хөрмәтулла Заһидулла улы, 1907 елгы, Кыр Тәүгелдесе авылында туган. 1942 елда сугышка китә. 186нче Брест Кызыл Байраклы укчы дивизиясенең 327нче артиллерия полкы составында сугыша. Польшага җитә. Ефрейтор була. 1944 елның октябрендә Польшада һәлак була. Сероцк шәһәреннән ерак түгел җирләнә. “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнә.

    Шадрин Петр Игнатьевич, 1921 елгы, Степановка авылыннан. Алдан хәрби хезмәткә чакырыла. Сугыш елларында Күпер батальонының 32нче бүлегендә сугыша. 1948 елда туган якка кайта.

    Вахитов Гафият Зәйдулла улы, 1927 елгы, Ташкичү авылыннан.1944 елның ноябрендә 17 яшендә армиягә чакыру ала.

    Баһаветдинов Камил Сәлахетдин улы, 1924 елгы, Буа шәһәреннән. Сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. 1942 елның октябреннән декабренә кадәр Ленинград фронтының 301нче артиллерия дивизиясенең разведка бүлекчәсе командиры булыпхезмәт итә. 1943 елның апреленә кадәр 221нче гвардия миномет полкында телефонист булып хезмәт итә. 1945 елның 9 маена кадәр Ленинград фронтының 1120-1121нче тимер юл артиллерия батареясында разведка бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Күпсанлы орден-медальләр иясе.

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк. Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы сүрелмәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: