Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (сугыш солдатлары)

 “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Киреев Зәки Муллагали улы, 1923 елгы, 18 яшендә сугышка китә. 6Б һава десанты корпусында автоматчы була. Яралана, ике айдан кабат сафка баса. 20нче автомобиль бригадасы укчы бүлекчәсе командиры була. Сугышны буеннан буена кичә. Прагага җитә. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 1947 елның мартында демобилизацияләнә.

Карпов Михаил Спиридонович, 1916 елгы, Шәмәк авылыннан, 1941 елда фронтка чакырыла. 1944 елның апреленә кадәр 316нчы укчы полк составында, сугыша. 1944 елның язында сул кулын югалта. Тыныч тормышта агроном булып эшли. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1986 елда вафат була.

Мифтахетдинов Җиһангәрәй Габделгари улы, 1918 елгы, Бикмураз авылыннан, 1941 елның июленнән 1945 елның 9 маена кадәр 2нче белоруссия фронтында, 221нче аерым полк, 114нче артиллерия полкы, 4нче дивизионның 85нче гаубица артбригадасы  составында сугыша. Кызыл Йолдыз, знче дәрәҗә Дан, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. СССРның Югары Баш командуюәие Маршалы Сталиннан 4 тапкыр Рәхмәт белдерелә. 1946 елның апрелендә туган якка кайта.

Исайчев Дмитрий Георгиевич, 1895 елгы, Рус Киштәге авылыннан. Сугыш башлангач фронтка китә. Курск дугасы өчен бәрелешләрдә, Ленинградны саклауда катнаша. 1943 елда һәлак була. Ленинград өлкәсендә җирләнә.

Богат Минабетдин Низам улы, 1912 елгы. Чүпрәле районының Кара-Китә авылында туган. 1941 елда сугышка китә. Хатынына хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.

Насыйбуллин Фәйзрахман Насыйбулла улы, 1904 елгы, Кызыл Каен авылыннан, 1941 елда фронтка китә. Укчы була, 1942 елда яраланып, госпитальгә эләгә. 1943 елны туган якка кайта. Бухгалтер, колхоз рәисе булып эшли. “Батырлык өчен” медаленә ия.

Зыятдинов Касыйм Зарип улы, 1924 елгы. 1941 елны фронтка китә. Көнбатыш фронт составында Курск Дугасында сугыша. Өч тапкыр яралана. Сугыштан соң Сталинградны торгызуда катнаша. 3нче дәрәҗә Дан ордены, батырлык ордены белән бүләкләнә.

Антонов Александр Ефимович, өлкән лейтенант, 185 нче укчы Панкратов дивизиясенең 280нче укчы полкының укчы ротасы командиры. Брянс, Сталинград, белоруссия фронтлары составында сугыша. Дүрт тапкыр яралана. Климы авылы өчен сугышта аның җитәкчелегендә рота 40 немецны юк итә, җиңел автомобильне һәм 2 пулеметны кулга төшерә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Гобәйдуллин Нәҗип Идиятулла улы, 1920 елгы. Кавказ арты хәрби округының 4нче армиясе составында сугыша. Капитан.

Төхфәтуллин Фазулла Төхфәтулла улы, 1909 елгы, Бәбки авылыннан. 1941 елның июненнән 1946 елның декабренә кадәр сугышта була. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Кызыл Йолдыз” медале белән бүләкләнгән.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев