Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, “Үлемсез полк”ка кушыла (уртак онлайн-проект)

     “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. 

    Султиев Гаяз Фәсхетдин улы, 1924 елгы, Янтуган авылында туган, Бөек Ватан сугышында аныҗ беренче көннәреннән үк катнаша., алгы сызыкта була. 1944 елда каты яралана. Орденнанр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. .1992 елда вафат булган.

    Каюмов Кәрим Каюм улы.1908 елгы. Югары лашчы авылында туган.  . 1942-1947  елларда Кызыл Байраклы, Богдан Хмельницкий  орденлы 19нчы механикалаштырылган Лодзинск бригадасының 1нче укчы батальонының ПТО батареясенең корал командиры булган.  "Сугышчан казанышлары өчен" ,"Батырлык өчен" медальләре, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. .Тыныч тормышта “Үрнәк” колхлзында ветеринария табибы булып эшли. Хезмәт ветераны була.

    Кириллов Константин Иванович, 1911 елгы, Иске Мәртле авылында туган. 1942 елның гыйнварында фронтка китә. Укчы булып хезмәт итә. Дүрт тапкыр яралана. Ржев, Рознань шәһәрләре өчен бәрелешләрдә тәвәккәлллеге өчен “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. 1945 елның 25 апрелендә Германия җирендә һәлак була, шунда җирләнә..

    Маханов Алексей Васильевич. Сержант. 1914 елгы. Сугыш башланганда аңа 27 яшь була. Йөртүче булып хезмәт итә. Сугышның буеннан буена утлы кораллар өчен снарядлар ташый. Кенигсбергка җитә. .”Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 2005 елны вафат була..

     Зайнуллин Гафиятулла Зайнулла улы, 1908 елгы. Түбән Наратбаш авылында туган,  Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка китә. 1942 елда хәбәрсез югала..

    Гонохин Георгий  Николаевич. _.1924 елгы, Татарстанның Тәкәнеш авылында туган 1942 елда фронтка китә. Сугыша-сугыша Германиягә җитә. “Кёнигсбергны алган өчен”, “Сугышчан казаеышлары өчен”, “батырлык өчен” медальләренә, ике Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Рус-япон сугышында да катнаша. ,

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: