Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла (яңа исемнәр)

    “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте..  “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

     Галиев Нәбиулла Гыйбадулла улы, 1920 елгы, Апаса районыннан, Бөек Ватан сугышында 1945 елның февраленә кадәр  31нче сапер-инженер батальонында  хезмәт итә. Күпсанлы медальләре бар.

    Хәмидуллина Хаҗирә Хәлиулла кызы, 1924 елгы, Бәбки авылыннан. Яшүсмер чакта тракторчыга укый. Сугыш башланганда унҗиде яшендә була. Тылда эшләп, Җиңүгә өлеш кертә. 

    Ибраһимов Корбангали Ибраһим улы, 1924 елгы, Адав-Толымбай авылыннан, 1942 елның августыннан 888нче артиллерия полкы бүлекчшсе составына кертелә. Старый Руссада сугыша. 1943 елда снаряд кыйпылчыгы белән башына яралана. 1 дәрәҗә Ватана сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 2003 елда вафат була.

    Измайлов Сәлах 1903 елгы, Иске Суыксу авылыннан. 1нче Белоруссия фронтының 269нчы Кызыл Байраклы Рогачев укчы дивизиясенең 1018нче Кызыл Байраклы Белосток укчы полкының 4 ротасы кызылармиячесе. 1945 елның 22 маенда батырлык өчен медале белән бүләкләнә – Дамс күле буендагы бәрелешләрдә граната белән өч немецны  юк итә. Германиядә һәлак була һәм җирләнә.

    Каюмов Сафатдин Касыйм улы, 1920 елгы, Исәк авылыннан. 1940-1946 елларда юл-төзелеш батальоны бүлекчәсе саперы. Берничә тапкыр яралана. Күпсанлы медальләр иясе. Атказанган колхозчы. 2002 елда үлә.

    Каюмова Зәйтүнә Ситдыйк кызы, 1923 елгы. Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы медальләр иясе. 2010 елда вафат була.

    Кулеев Баязит Фарукович, 1942 елгы. Ленениград фронтында хезмәт итә. Ленинград-Новгород опреациясендә Гатчинан һәм башкаларны  азат итүдә катнаша. Латвияне, Рига, Нарва шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Курляндия казанын ликвидацияләү бәрелешләрендә, 1945 елның февралендә, яралан, 1945 елның 6 мартында үлә. “Похоронка” Җиңү көнендә килә. Латвиядә җирләнгән.

    Бурнашев Вагиз Сафович, 1912 елгы, диңгез пехотасы часте составында Ленинград оборонасын өзүдә башыннан ахырынача катнаша. 2нче Белоруссия фронты составында Кенигсбергка җитә.  3 дәрәҗә Дан ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

    Садриев Фәттах, 1901 елгы, Апас районыннан. 1941 елның көзендә фронтка китә. Соңгы хаты 1942 елның февралендә килә. Шуннан хәбәрсез югала.

    Йосыпов Хәбир Кадыйр улы. 1927 елда туган. Татар Буасы авылыннан. 1944 елның февралендә хәрби хезмәткә китә. Украинада 20нче укчы бригадада хезмәт итә. Сугыштан соң бандеровчыларга каршы сугыша. 2012 елда үлә.

     

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: