Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар “Үлемсез полк”ка кушылыгыз (дәвамы)

“Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

Сапфронов Михаил Алексеевич. 1923 елгы, Немчиновка авылыннан. 1942 елда фронтка китә. Ефрейтор званиесендә 8нче Көнбатыш укчы полкта хезмәт итә. Яралана. Контузия ала, госпитальдән качып, яңадан фронтка китә. 1945 елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр японнар белән сугыша. “Японияне җиңгән өчен” медаленә, Советлар Сюзы Баш командуюәие Иосиф Сталинның Рәхмәтенә лаек була. 2004 елда вафат була.

Каюмов Хәйдәр Каюм улы, 1912 елгы, Бикмураз авылыннан. 1941 елның августында фронтка мобилизацияләнә, 68нче укчы батальон составында 1941 елның октябренә кадәр сугыша. Аннары 1945 елның 17 октябренә кадәр 124нче медик-санитар батальонынында укчы була. Хәйдәр Каюмов Фин һәм Ватан сугышын кичә, Ленинградны саклый, Сугыштан исән кайта.

Закиров Шакир Закир улы, 1899 елгы, Кайбыч авылында туган. 1941 елда сугышка алына, 1нче Гвардия укчы дивизиянең 11 нче гвардия укчы полкында хезмәт итә. 1942 елда кыр гостилендә үлә. Калуга өлкәсендә җирләнгән.

Абдрахманов Хафиз Абдрахман улы, 1901 елгы, Кайбыч авылында туган, 1941 елда фронтка китә. 1945 елда туган якка кайта. -1961 елны үлә.

Гордеев Дмитрий Николаевич. 1901 елгы, Ырыңгы авылында туган.1941 елда фронтка озатыла. Сержант Гордеев 1942 елның августында һәлак була, Калуга өлкәсендә җирләнә.

Рәхимҗан Гыймади улы Сираҗиев, 1924 елгы, Яңа Шәйморза авылында туган, 1942 елда армиягә чакырыла һәм Иваново өлкәсенә сержантлар өзерләү мәктәбенә җибәрелә. Көньяк-Көнбатыш юнәлештәге 2 нче армия составында беренче чирканчык ала. Аннан Орел-Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша. Днепрны кичүдә, Киевны алуда катнаша. Карпат тауларындагы бәрелешләрдә минометчылар взводына идарә итә. Молдавияне, Румынияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Сандамирга җитә. Кызыл Йолдыз ордены, 2 дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Вазыйх Шиһап улы Шаһиев, 1924 елгы, Каенлык авылында туган. 1942 елда сугышка китә, 1947 елда Кызыл Йолдыз ордены һәм башка наградалар белән кайта. 1979 елны үлә.

Кириллов Михаил Тихонович1918 елгы, 1938 елны армиягә чакырыла, Литва чигендә хезмәт итә. 1941 елның 25 июнендә чикне фашистлардан саклаганда һәлак була.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк. Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев