Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар,  наркоманлык таралуга сез дә киртә куегыз

Буа районында “Россия балалары” оператив-профилактик операциясенең беренче этабы старт алды 17 апрельдән. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Профилактик чараның максаты - яшүсмерләр арасында наркоманлыкны кисәтү һәм аларны җинаять  кылуга җәлеп итү фактларын барлау.

Буалылар, сез шундый очракларның шаһиты булсагыз, безнең шәһәрдә, районда наркопритоннар оештыру турында хәбәрдар икәнсез, кичекмәстән (84374) 3-12-88 телефон номерына шалтыратыгыз.

Сезнең шалтырату күпме яшьләрне, алар арасында бәлки якын кешегезне дә, яман юлдан саклап калачагын аңлап,  әлеге куркыныч афәт таралуга битараф калмагыз.  Аны бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев