Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, наркотиклар безнең балалар, якыннар тормышын бозмасын!

“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” гомумроссия акциясенең икенче этабы старт ала 12 ноябрьдән Буа районында.

Аның максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итү, оператив мәгълүматны җыю һәм тикшерү.

Шәһәрдә, районда наркотикларның законсыз таралуына, аның медициначыл булмаган кулланылуына  каршы торырга әзер буалылар сораулары һәм мәгълүматлары белән 8(84374) 3-12-88 телефон номерына шалтырата алалар.

“Ак үлем”нең  хәтәр булуын аңлап, уяулык күрсәтсәгез, күпме гомерләрне зур хәвефтән саклап калыр идегез. Район эчке эшләр бүлеге сезнең бер хәбәрегез дә игътибарсыз калдырылмаячак, дип белдерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев