Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, Петр Васильевич Дементьев өчен тавыш бирегез!

ТАССРның 100 еллыгына багышланган 100.татарстан ру сайтында “Якташың өчен тавыш бир!” дип аталган конкурс бара. Анда республиканың легендар шәхесләре өчен тавыш биреп була. Буа районында яшәүчеләрдән СССР Авиация сәнәгате министры булган Петр Васильевич Дементьев өчен тавыш бирү сорала.

Петр Васильевич Дементьев Буа өязендә туган, легендар якташ, ике тапкыр Советлар Союзы Социалистик Хезмәт Герое, тугыз тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән авиация промышленносты министры.

Буалылар! Мондый легендар, 100 елга бер генә туа торган кешеләр хакында онытырга безнең хакыбыз юк. Гади бер авылда туып үскән кеше шундый дәрәҗәләргә ирешкән – илнең авиация промышленностен булдырган, сугыш вакытында самолет җитештерә торган заводларның эвакуациясе өчен җаваплы булган, гомумән аның җитәкчелегендә илнең авиация промышленносте сафка баскан. Петр Дементьев министр булган чорда елына 500 самолёт җитештерелә торган булган. Без мондый Геройларыбыз турындагы истәлекләрне киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.

Петр Васильевич турындагы китап авторы язучы-журналист Юрий Остапенко болай дип әйткән:

1941 елның октябрь ае. Сугыш бара. Ил язмышының ничек булачагы да билгеле түгел. Шундый катлаулы чорда Самара шәһәренә Петр Васильевич 11 авиация заводын күчерә. Завод күчерү бер хәл, аның тимер юлы да кирәк була. Беренче дәүләт бүләген дә шул елда ала Петр Дементьев. Ул чорда җир шары буенча күккә күтәрелгән самолётның һәр дүртенчесе Советлар Союзында җитештерелгән була!”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев